7 август 2026 материаллары
-
Җәмгыять
Агроном Хәким Моратов: «Помидор тәмле булсын өчен суны азрак сибәргә кирәк»
Бакчачылардан: «Помидорның уңышы әйбәт кебек үзе, тик тәме генә искитәрлек түгел», – дигәнрәк сүзләрен ишетергә туры килә. Моның сәбәбе нидә? Томат тәмле-татлы булып үссен өчен нәрсәләрне белеп торырга кирәк?
-
Интервью
Гөлүсә Батталова: «Җилсез-давылсыз яши алмыйм»
Аның күңеле иҗат, ә йөрәге мәхәббәт белән тулы. Ул аны юмарт итеп тирә- юньдәгеләргә өләшә дә белә. Шигырен дә яза, чәчмә әсәрләре белән дә сөендерә. Әтнә татар дәүләт театрында эшләве үткен каләменә драматургия дөньясын да ачты.
-
Җәмгыять
Кайбычка «Кичке уен»га чакыралар
15 август көнне 15.00 сәгатьтә Кайбычта «Кичке уен» республика фестивале узачак. Анда республиканың Апас, Буа, Арча, Кукмара кебек унлап районыннан һәм күрше Чувашия, Мари Эл республикаларыннан иҗат коллективлары катнаша.
-
Яңалыклар
Татарстанда кара елан чаккан 12 яшьлек кызны үлемнән коткарганнар
Чаллының “Кама Балалар медицина үзәге” (КДМЦ) табиблары кара елан чаккан 12 яшьлек кызны үлем тырнагыннан йолып калган.
-
Җәмгыять
Көн дә бәйрәм, көн дә туй: авылларда үткәрелә торган бәйрәмнәрнең асылы нидә?
Сабан туе һәм Авыл көне генә түгел. Татарстан авылларында үткәрелә торган бәйрәмнәр исемлеге моның белән генә чикләнми. Алма бәйрәме дә бар, Бал бәйрәмен дә оештыралар, Самавыр бәйрәмендә дә теләп катнашалар. Көн дә бәйрәм, көн дә туй, артыкка китте, дисезме? Һәр бәйрәмнең үз тарихы, үз максаты бар. Нинди соң алар? Әнә шул сорауга җавап эзләдек.
-
Яңалыклар
БПЛА һөҗүме куркынычы янаганда соңга калсам, ни була? «ВТ» җавабы
Укучыларыбыз соравына «ВТ» җавап эзли.
-
Яңалыклар
Казанда «София Гобәйдуллина эзләре буйлап» дип аталган экскурсияләр үткәрелә
13, 14, 20 һәм 21 август көннәрендә Казанда «София Гобәйдуллина эзләре буйлап: Тельман урамында сәяхәт» дип аталган экскурсияләр үткәрелә.
-
Яңалыклар
«Балалар энциклопедиясе» сериясеннән татар телендәге төсле китаплар дөнья күрде
Татарстан китап нәшриятында татар телендә «Балалар энциклопедиясе» сериясеннән төсле китаплар дөнья күрде. Бу хакта нәшриятның матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү «Дәүләт хезмәтләре» порталына киләчәк
2027 елның 1 сентябреннән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазьләре электрон рәвештә «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетка килә башлаячак.
-
Яңалыклар
Россиядә пенсионерлар саны 40 миллионнан артып киткән
Россиядә пенсионерлар саны 1 июльгә якынча 40,5 млн кешегә җиткән, дип яза РИА Новости социаль фонд мәгълүматларына сылтама белән.
-
МӨҺИМ
Ашамасаң... төшкә керә. Ит хаклары ни сәбәпле арта?
Ашасаң – тешкә, ашамасаң төшкә керә, ди. Тешкә генә кереп калмыйча, ит бәясе кесәгә дә шактый суга. Бар нәрсәгә бәя күтәрелгәндә, күпме көч куеп үстерелгән мал ите генә читтә калмас анысы. Шулай да соңгы ярты елда бәяләрнең кискен артуы нәрсәгә бәйле? Шуны белештек.
-
Интервью
Алмаз хәзрәт Сафин: «Аллаһның рәхмәт капкасы адәм баласы үлгәнчегә кадәр ачык»
Дөнья артыннан куып, еш кына иң кирәкле сүзне әйтергә онытабыз. «Рәхмәт» сүзе бу. Әлеге сүзне күршең яки дустыңа гына түгел, Аллаһы Тәгаләгә дә әйтү тиешле, чөнки кеше бөтен яшәеше, барлыгы белән Аңа бурычлы.
-
Язмыш
«Карынымда йөртмәсәм дә, йөрәгемдә йөртәм»
Әйткән сүзем бар иде! Актаныш районының Качкын авылында туып үскән Гөлназ Кашапова – ике ятим сабыйга әни булган кеше. Аның теләгенә ире Фидарис тә каршы килми. Тормышларының иң авыр вакытларында ике бала янына тагын ике игезәк алып кайткач, дөньялары түгәрәкләнә.
-
Яңалыклар
Ике һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә ипотека каникулы алу мөмкинлеге бирелә
1 сентябрьдән Россия гаиләләре икенче һәм аннан соңгы бала туганда яисә уллыкка алганда керемнәр кимүне расламыйча гына 18 айга кадәр ипотека каникулы рәсмиләштерә алачак.
-
МӨҺИМ
Ишекләр ачыла: чит куышка кергәнче нәрсәне белеп торырга?
Торак базарында ыгы-зыгы: кичәге мәктәп укучылары студент шулпасы ашый башлагач, яшәргә урын эзли. Күп вузларның тулай тораклары бар анысы. Әмма анда урын бөтен кешегә дә җитми.